Решаем вместе
Не убран мусор, яма на дороге, не горит фонарь? Столкнулись с проблемой — сообщите о ней!

Шәңгәлче гомум белем бирү мәктәбендә “ Беренче сыйныфка багышлау” кичәсе булды. Балалар төрле уеннар уйнадылар, алар янына Убырлы, Шүрәле һәм Кирлемән килделәр ( Кирлемәнне авыл китапханәсе җитәкчесе Яруллина Ф.М. башкарды.) Соңыннан балаларга Түбән Кама турында китап-уен, Мәдәни Көндәлек тараттылар. Мәдәни Көндәлек белән ничек эш итәргә кирәклеген аларга уку- укыту эшләре буенча директор урынбасары Хамидуллина А.А. аңлатты.