Решаем вместе
Не убран мусор, яма на дороге, не горит фонарь? Столкнулись с проблемой — сообщите о ней!

“ Яхшылык турында Кино” – бу әңгәмә- дәрес Кино елы уңаеннан үткәрелде. Иң элек интернет  челтәреннән ЮТУБ каналыннан яхшылык, ярдәмләшү турында кыска метражлы роликлар тупладым. Шуларның иң уңышлы дигәннәрен балаларга күрсәттек. Бу роликларда яхшылыкның бумеранг кебек - әгәр дә син берәүгә бүген ярдәм кулы сузгансың икән, сиңа әйләнеп кайтуы сүрәтләнә. Шулай ук яхшылык акча белән исәпләнми, ул бернинди үлчәүләргә дә салынмый. Балаларда бүген башка кыйммәтләр алга куела. Шул турыда алар белән әңгәмә үткәрелде, балаларның роликларны карагач туган кызыклы фикерләре тыңланылды.