Решаем вместе
Не убран мусор, яма на дороге, не горит фонарь? Столкнулись с проблемой — сообщите о ней!

13.04.2016 “ Без- Тукайлы халык!" бу чара бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан үткәрелде.Чараны башлангыч сыйныф укучылары өчен авыл китапханәсе җитәкчесе белән берлектә мәктәп китапханәчесе оештырдык.Бу китапханә дәресе Габдулла Тукайның " Шүрәле" әсәренә багышланды.Балалар " Шүрәле" китабының төрле елларда басылган басмалары белән таныштылар. 15 телгә тәрҗемә ителгән бу әсәр бик күп кенә рәссамнарны, көй язучыларны иҗатка этәргән.Бу әсәр буенча татар телендә мультфильм дә эшләнгән. Соңыннан балалар өчен шул мультфильм күрсәтелде. ( барлыгы 30 бала, 4 укытучы катнашты)

14.04.2016  " Тукайның балачак эзләре" бу экскурсия авыл китапханәсендә урнашкан авыл тарихы музеенда оештырылды. Тукай музеенда урнашкан экспонатлар күбесе безнең авыл музеенда да бар икән. Тукайның тормыш юлын шул экспонатлар аша өйрәндек.

Посмотреть в фотогалереи