Ел саен 1 нче апрелдән 31 майга тикле йортларны чүптән чистарту айлыгы иглан ителә. Быелда Татарстан Республикасы Кабинеты Министрының №392-р 28.04.2022 елының боерыгы чыкты. Шул боерыкның үтәлешендә без капка төпләрен, бакча башларын, су юлларын чүптән чистартырга тиеш һәм ел дәверендә чиста тотырга тиеш без.
Хөрмәтле авылдашлар! Мин уйлыйм безнең халык хезмәтчән,чисталыкны яратучан һәм бу эштә актив катнашырлар дип. Әйтеп китәсе килә рәхмәт сүзләрен барчагызгада, аңлаганыгыз өчен. Чистарынасыз, яңартасыз, җиткезәсез бу әлбәттә сөендерә. Керткән хезмәтләрегез, игелекләрегез үзегезгә игелек булып кайтсын, ә җиткезгән хуҗалыкларыгызның Аллага тәгалә бәрәкәтен, куанычын бирсен. Шул тәрбиядә киләчәк буыннарыбызныда үстерегә язсын. Амин.
Бу ике ай үтү белән районнан административ тикшкрү комиссиясе йөриячәк , хәебле кешеләргә протокол төзеячәкләр.