Ташлык авыл китапханәсе махсус проект белән төзелгән бинада урнашкан. Ул 150 кв .м . мәйданны били . 2002 елда укучыларга үзенең ишекләрен ачты . Анда укучылар өчен барлык уңайлыклар бар . Китап саклау бүлмәсе, уку бүлмәсе , фойье һәм абонемент бүлмәләре бар . ” Авыл тарихы музее”, ”Күренекле якташларыбыз” дигән музей бүлмәләрен 2010 елда тантаналы төстә ачу булды . Бинаның аерым котельные бар , ул газ белән җылытыла. Китапханә Ташлык авылы халкына хезмәт күрсәтә .