25 январьдә мәктәп китапханәсендә шагыйрь, язучы, якташыбыз Разил Вәлиевның 70 еллык юбилее уңаеннан квилт- дәрес үтте. Балаларга шагыйрьнең “ Без кояш балалары!” китабы укырга бирелгән иде. Мәктәп китапханәчесе Назметдинова А.Ф. белән авыл китапханә җитәкчесе Яруллина Ф.М. балаларга Разил абыйның тормыш юлы, иҗаты турында сөйләделәр. Балалар аның шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Соңыннан Разил абыйга үзләренең чын күңелдән булган теләкләре белән квилт (укучыларның фикере, теләкләре язылган төрле төсле стенд) ясадылар.